Россия чаңгы юлы – 2021: Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре стартка чыкты

2021 елның 13 феврале, шимбә

«Россия чаңгы юлы» массакүләм ярышлары шимбә көнне, 13 февральдә, Татарстан Республикасының күп кенә шәһәрләрендә һәм районнарында старт алды.

Чаңгы ярышларын яратучыларны һава шартлары да туктатып кала алмады. Чаңгыга олимпия чемпионнары гына түгел, спорт ветераннары да, яшь чаңгычылар да басты. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре ел саен әлеге традицион кышкы чабышта бик теләп катнаша.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International