Ел саен, кар чанасы (снегоход) сезоны кызган чорда Дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары ЮХИДИ бүлеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, аучылык хезмәтләре хезмәткәрләре белән берлектә, «Снегоход» профилактик операциясен үткәрә. Быел Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы буенча ул 15 гыйнвардан 26 февральгә кадәр уза.
Мототранспорт чаралары белән имин идарә итү аларның хуҗаларыннан билгеле бер идарә итү күнекмәләрен һәм куркынычсыз эксплуатацияләү нигезләрен белүне. Операция кысаларында беренче чираттагы игътибар кар чаналарын эксплуатацияләүгә бәйле имгәнүләрне юкка чыгаруга, моточараларны теркәү кагыйдәләрен үтәүгә, номерларның һәм агрегатларның физик һәм юридик затларның исәпкә алу күрсәткечләренә туры килүенә юнәлтелде.
«Снегоход-2021» операциясе кысаларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге юлсыз урыннардан йөри торган транспорт чараларын, тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларын бозу очракларын ачыклау буенча даими профилактик рейдлар үткәрә. ЮХИДИ юл-патруль хезмәте бүлекчәсе белән уртак рейдлар оештырыла.
10 февральдә шундый рейдларның берсе узды, 10 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде, 2 административ хокук бозу очрагы ачыкланды. Ачыкланган бозу нәтиҗәләре буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 һәм 12.37 статьялары буенча административ чаралар күрелде.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.