Аксубай универсаль технологияләр техникумында имтиханнар булды

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

2021 елның 8 февралендә «Аксубай универсаль технологияләр техникумы» ДАҺББУ базасында «В», «С» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына 19 кеше имтихан тапшырырга тиеш иде. Имтиханга 15 кеше килде, аларның 10сы беренче тапкырдан ук теория өлешен тапшырды һәм сынауның гамәли өлешенә кертелде, анысын да уңышлы тапшырдылар.

Сынауларны уңышлы тапшырган курсантлар шушы көннәрдә тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак. Сынауны тапшырмаганнар өчен имтиханны 7 көннән соң биреп карау мөмкин булачак.

Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International