ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2022 ел
җомга

Апас районының «Апас-Мол» ҖЧҖ басуларында шикәр чөгендерен җыю эшләре бара.

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында, «В,C,D,E,F» категорияле тракторчы-машинистларны әзерләү тәмамлангач, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алу хокукына имтихан оештырылды.

2022 елның 22 сентябрендә «Балык Бистәсе агротехника техникумы» ДАҺББУ базасында «А1», «В», «С» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына кабат имтиханнар узды.


22
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан 2022 елның 22 сентябрендә, расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе –  Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Зыятдинов гражданнарны шәхсән кабул итте.

Ел саен уздырыла торган техник тикшерү графигы буенча 2022 елның 22 сентябрендә  "БЕЛАЯ ДАЧА АЛАБУГА" ҖЧҖ  оешмасында булган үзйөрешле машиналарга һәм махсус техникага техник тикшерү үткәрелде.

2022 елның 21 сентябрендә ШЭ В.А.Попков техникасына тикшерү уздырылды, анда барлыгы 10 берәмлек техника бар иде, аларның 7 берәмлеге хәзерге вакытта туңга сөрү буенча Яңа Чишмә һәм якын-тирә районнарның авыл хуҗалыгы формированиеләренә хезмәт күрсәтә торган «энергиягә бай» тракторлар.


21
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча эш графигы нигезендә, үзйөрешле машиналарның хуҗалары гаризасы буенча номерлы агрегатларны чагыштырып, теркәү өчен күчмә тикшерү үткәрелде.


20
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы бүлегенең эш планы һәм графигы нигезендә, һәр сишәмбе һәм җомга көннәрендә үзйөрешле машиналарны теркәү һәм исәптән төшерү, тракторчы-машинист таныклыкларын алыштыру, тракторларга һәм аларның арбаларына техник тикшерү үткәрү, шулай ук консультация мәсьәләләре буенча гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү оештырыла.

2022 елның 19 сентябрендә Азнакай муниципаль районында үзйөрешле машиналар һәмтракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында бәхетсезлек очракларын киметү, шулай ук әлеге категория транспорт чараларын кулланганда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген күтәрү максатында, үзйөрешле машиналарга тикшерү үткәрелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International