Балтач муниципаль районында гражданнарны кабул итү

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан 2022 елның 22 сентябрендә, расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе –  Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Зыятдинов гражданнарны шәхсән кабул итте. Кабул итү барышында хокук билгели торган документлардан башка дәүләт исәбенә куюга бәйле һәм үзйөрешле машиналарны исәптән төшерү, шулай ук белем бирү эшчәнлеген оештыру һәм машина йөртүче-тракторчы таныклыгын алмаштыру мәсьәләләре буенча барлыкка килә торган сораулар каралды.

       

Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International