Апас муниципаль районында 2022 елда шикәр чөгендерен җыю

2022 елның 23 сентябре, җомга

Апас районының «Апас-Мол» ҖЧҖ басуларында шикәр чөгендерен җыю эшләре бара. Шикәр чөгендере 4000 га мәйданда үстерелгән. Бүгенге көндә 698 гектар җыеп алынган. Уңыш дәрәҗәсе – 310 ц/га, җыештыруда 6 чөгендер җыю комбайны эшли. Эш ике сменада оештырылган.

Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International