Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы бүлегенең эш планы һәм графигы нигезендә, һәр сишәмбе һәм җомга көннәрендә үзйөрешле машиналарны теркәү һәм исәптән төшерү, тракторчы-машинист таныклыкларын алыштыру, тракторларга һәм аларның арбаларына техник тикшерү үткәрү, шулай ук консультация мәсьәләләре буенча гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү оештырыла.
Кабул итү Мамадыш шәһәре, Толстой ур., 23 йорт адресы буенча башкарыла.
Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.