"БЕЛАЯ ДАЧА АЛАБУГА" ҖЧҖдә үзйөрешле машиналар тикшерелде

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Ел саен уздырыла торган техник тикшерү графигы буенча 2022 елның 22 сентябрендә  "БЕЛАЯ ДАЧА АЛАБУГА" ҖЧҖ  оешмасында булган үзйөрешле машиналарга һәм махсус техникага техник тикшерү үткәрелде. Әлеге оешма тарафыннан 2 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Техник карау барышында номер агрегатларының тәкъдим ителгән техниканың теркәү документларына туры килүе, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булуы, янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары һәм авария билгеләре булуы, шулай ук ут приборларының, тормоз һәм руль системаларының төзеклеге, техник сыеклыкларның агып төшкән урыннары булу-булмавына игътибар бирелде. Шулай ук  "БЕЛАЯ ДАЧА АЛАБУГА" ҖЧҖ  хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә дә үткәрелде.

Нәтиҗәдә техник тикшерү узу турында 2 таныклык бирелде.

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International