Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итте. Гражданнар үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәвенә алу, аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу, исәптән төшереп, техниканы гамәлдән чыгару һәм тракторчы-машинист таныклыгын алу мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр.