Азнакай муниципаль районында чираттагы рейд

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

2022 елның 19 сентябрендә Азнакай муниципаль районында үзйөрешле машиналар һәмтракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында бәхетсезлек очракларын киметү, шулай ук әлеге категория транспорт чараларын кулланганда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген күтәрү максатында, үзйөрешле машиналарга тикшерү үткәрелде. Рейд барышында 5 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча үзйөрешле машинаны техник тикшерүсез кулланган өчен бер карар төзелде.

Илназ Хәмитов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International