ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Расланган график нигезендә Менделеевск муниципаль районында юридик затларга карый торган тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырыла.

Чүпрәле тармак технологияләре техникумы базасында «Д» категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар үткәрелде.


26
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге тарафыннан, контроль (күзәтчелек) чараларын үткәрү кысаларында, контрольдә тотыла торган затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә,  расланган эш планы нигезендә эксплуатацияләнә торган үзйөрешле техникага күчмә тикшерүләр уздырылды.

Республика хезмәткәрләрен өзлексез һөнәри үстерү һәм алар тарафыннан вазыйфаи бурычларны үтәү нәтиҗәлелеген арттыру максатларында КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә белемнәрне актуальләштерүгә һәм яңа күнекмәләр алуга юнәлтелгән белем бирү чаралары гамәлгә ашырыла.

 

Рейд барышында 3 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Яңа Сәет авылында яшәүче гражданин Хафизов Р.М. үзйөрешле машиналарның һәм прицепларның техник торышына куела торган таләпләргә җавап бирми торган МТЗ-82-1 тракторын эксплуатацияләгән өчен бер карар бирелде.

ТР Армия, авиация һәм флотка ирекле ярдәм җәмгыятенең Сарман районы автомәктәбендә «А1» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар уздырылды.

Узган атнада «В, С, Е» категорияле тракторчы-машинист курсларын тәмамлаучылар һәм «Д» категориясе буенча яңадан әзерлек буенча имтиханнар узды.

Авыл хезмәтчәннәре өчен кыр эшләрен тәмамлау белән авыл хуҗалыгы техникасын киләсе елга әзерләүнең мөһим этапларыннан берсе – техниканы озак сроклы саклауга куярга туры килә.

Питрәч муниципаль районында терлек азыгы культураларын җыю дәвам итә, аерым алганда, силос өчен кукуруз җыялар. Бүгенге көндә район кырларында 11 берәмлек силос җыю комбайны һәм якынча 20 берәмлек Беларус 1221.2 тракторы  ПСТ-12 тагылмалары белән яшел масса ташу эшендә эшли.

Лениногорск политехник көллиятендә узган атнада АІ категориясендәге мототранспорт чараларын йөртүчеләр, шулай ук В, С, D, Е категориясендәге булачак тракторчы-машинистлар арасында имтихан узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International