ТР Армия, авиация һәм флотка ирекле ярдәм җәмгыятенең Сарман районы автомәктәбендә имтиханнар булды

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

ТР Армия, авиация һәм флотка ирекле ярдәм җәмгыятенең Сарман районы автомәктәбендә «А1» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар уздырылды. Имтиханга барлыгы 5 студент кертелергә тиеш, сынауга икесе генә килде.

Студентлар машина йөртү буенча яхшы белем һәм күнекмәләр күрсәттеләр. Имтиханнарны уңышлы тапшырган барлык студентлар якын арада тракторчы-машинист таныклыклары алачак. 

Альберт Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International