Лениногорск политехник көллиятендә тракторчы-машинист таныклыгын алуга имтиханнар кабул итү

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Лениногорск политехник көллиятендә узган атнада АІ категориясендәге мототранспорт чараларын йөртүчеләр, шулай ук В, С, D, Е категориясендәге булачак тракторчы-машинистлар арасында имтихан узды. Имтихан бирүчеләрнең машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде.

16 укучы имтиханга килде, сынауга 14 кеше кертелде. 13 кандидат теория өлешен дә, гамәли өлешне дә уңышлы уздылар.

Курсантларның йөртү осталыгы һәм күнекмәләре тиешле категорияләр техникасында тикшерелде.

Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.

И.Н.Галимов – Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International