Расланган график нигезендә Менделеевск муниципаль районында юридик затларга карый торган тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырыла.
27 сентябрьдә техник күзәтү «Газпром Теплоэнерго Казан» ҖЧҖдә үткәрелде, хуҗасы 2 берәмлек үз техникасын әзерләп куйган иде. Техник тикшерү барышында экскаваторларның, тракторларның теркәү документларының туры килү-килмәве, тракторчы-машинист таныклыкларының булуы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча милекчегә техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча профилактик әңгәмә дә үткәрелде.
Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.