Аксубай муниципаль районы хуҗалыкларына бару

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Авыл хезмәтчәннәре өчен кыр эшләрен тәмамлау белән авыл хуҗалыгы техникасын киләсе елга әзерләүнең мөһим этапларыннан берсе – техниканы озак сроклы саклауга куярга туры килә. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан консультатив ярдәм күрсәтү максатларында, Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә, авыл хуҗалыгы оешмалары йөреп чыгылды. Әлеге эш хокук бозуларны профилактикалау, юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм үзйөрешле техника катнашында бәхетсезлек очракларын киметү максатында, техника тикшерүләр белән бергә дәвам итәчәк.  

Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International