Буа муниципаль районында эксплуатацияләнә торган үзйөрешле техниканы күчмә тикшерү

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге тарафыннан, контроль (күзәтчелек) чараларын үткәрү кысаларында, контрольдә тотыла торган затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә,  расланган эш планы нигезендә эксплуатацияләнә торган үзйөрешле техникага күчмә тикшерүләр уздырылды.

Район буенча урыннарга чыкканда үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләүне тәэмин итү буенча куелган таләпләр үтәлешенә күзәтү алып барылды, шулай ук теркәлү турында таныклык, рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы һәм техник тикшерү узу турында таныклык булу-булмавы тикшерелде.  

10 берәмлектән артык техника тикшерелде. Җитешсезлекләре ачыкланган һәм шәхси хуҗаларга караган 3 берәмлеккә карата  административ йогынты ясау чаралары күрелде –  2 карар чыгарылды һәм ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында 1 күрсәтмә бирелде.

Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International