ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2022 ел
җомга

Узган пәнҗешәмбедә «Багира» ҖЧҖ оешмасында Кама Тамагы урта мәктәбе базасында «В», «С» һәм «Д» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.

Зәй политехника көллиятендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй районы бүлеге җитәкчесе В.Г.Гончаров катнашында «В, С, Е, Д, F категорияле тракторчы-машинист» таныклыгына квалификация имтиханнары узды.

«ГранаТ-стан Инжиниринг» ҖЧҖ филиалында оешманың вәкиле белән трактор тагылмалары һәм үзйөрешле техника шассиындагы вагон-йортларга техник карау үткәрелде.

«УЧЕБНЫЙ ЦЕНТР 24» ӨҺББ ХМУ автомәктәбе базасында «АIВСДЕF» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.

2022 елның 26 сентябреннән 30 сентябренә кадәр Питрәч муниципаль районында үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарны һәм тагылмаларны техник тикшерү графигы нигезендә «Мехуборка КЗН» ҖЧҖ, «Балан» ҖЧҖ, «Форсаж» ҖЧҖ техник караулар үткәрелде. 


29
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Балык Бистәсе агротехник техникумы» ДАҺБУ базасында сатып алына торган техниканың сыйфаты һәм запас частьләр белән тәэмин итү һәм 2022-2023 еллардагы ремонт чорына бурычларга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

Эш планы нигезендә, үзйөрешле машиналарның хуҗалары гаризасы буенча, теркәлү өчен үзйөрешле техника аның номер агрегатларына туры килү-килмәве буенча күчмә тикшерүләр уздырыла. 


28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бу атнада Мәскәү шәһәрендә Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт эгидасында махсус юл транспорты өлкәсендә дәүләт контроле мәсьәләләре буенча I нче Бөтенроссия конференциясе уза.


27
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Физик затлар карамагындагы үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны ел саен техник тикшерү графигы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге «ТАТЭЛЕКТРОМОНТАЖ» ААҖ оешмасына караган үзйөрешле техниканы тикшереп чыкты.

Зеленодольск муниципаль районының Осиново авылында ШЭ «Бикмуллин»да физик затларга теркәлгән тракторларга чираттагы техник карау уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International