Зәй политехника көллиятендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй районы бүлеге җитәкчесе В.Г.Гончаров катнашында «В, С, Е, Д, F категорияле тракторчы-машинист» таныклыгына квалификация имтиханнары узды. 17 кеше арасыннан 15е сынауны уңышлы тапшырды. Имтиханны 7 көннән соң кабат биреп карау мөмкин булачак.
Валентин Гончаров – Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.