Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында сәнәгать предприятиеләрендә техника тикшерелде

2022 елның 30 сентябре, җомга

2022 елның 26 сентябреннән 30 сентябренә кадәр Питрәч муниципаль районында үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарны һәм тагылмаларны техник тикшерү графигы нигезендә «Мехуборка КЗН» ҖЧҖ, «Балан» ҖЧҖ, «Форсаж» ҖЧҖ техник караулар үткәрелде. 

                                                                                                                      

Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде.

 Техник карау үткәрү барышында ачыкланган бозулар буенча, җитешсезлекләрне 20 көн эчендә хокук бозуларны бетерү срогы белән, 2 акт төзелде.

 В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International