Балык Бистәсе муниципаль районында зона семинар-киңәшмәсе булды

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

«Балык Бистәсе агротехник техникумы» ДАҺБУ базасында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Исламов Радик Рамис улы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Фәттахов Рафаэль Мәхмүт улы, шулай ук дилерлар һәм авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары белән тәэмин итүчеләр, Татарстан Республикасы районнарының авыл хуҗалыгы идарәләре белгечләре, АСК хуҗалыкларының баш инженерлары катнашында 2023 ел сезонына техниканы әзерләү һәм яңарту мәсьәләләре буенча зона семинар-кимңәшмәсе уздырылды. Семинар вакытында сатып алына торган техниканың сыйфаты һәм запас частьләр белән тәэмин итү һәм 2022-2023 еллардагы ремонт чорына бурычларга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International