Зеленодольск муниципаль районының Осиново авылында ШЭ «Бикмуллин»да физик затларга теркәлгән тракторларга чираттагы техник карау уздырылды.
Техник карауга үзйөрешле дүрт машина тәкъдим ителде. Барлык техника да тикшерүне уңышлы узды һәм техник тикшерү узу турында таныклык алачак.
Шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Бәчек һәм Мамадыш-Әкил авылларында да тракторларга карата техник тикшерү үткәрелде.
Хәзерге вакытта техник тикшерү Зеленодольск муниципаль районының башка авыл җирлекләрендә дә дәвам итә.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.