«Багира» ҖЧҖ оешмасында имтиханнар узды

2022 елның 30 сентябре, җомга

Узган пәнҗешәмбедә «Багира» ҖЧҖ оешмасында Кама Тамагы урта мәктәбе базасында «В», «С» һәм «Д» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.

Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтихан тапшыруга 22 укучы кертелде. Һава шартлары начар булуга карамастан, имтиханнарның теоретик һәм практик өлешен 16 укучы уңышлы тапшырды.

Яңа имтиханнар 7 көннән соң билгеләнде.

Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы МР буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International