Бу атнада Мәскәү шәһәрендә Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт эгидасында махсус юл транспорты өлкәсендә дәүләт контроле мәсьәләләре буенча I нче Бөтенроссия конференциясе уза.
Көн тәртибендә берничә мәсьәлә каралган. Аларның иң мөһиме: махсус юл транспорты өлкәсендә контроль (күзәтчелек) эшчәнлек, контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген цифрлаштыру.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов катнаша һәм доклад белән чыгыш ясады.
Радик Зыятдинов үз докладын Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең төп эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан башлады.
«Дәүләт контроле буенча контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе 2005 елдан бирле Казанда эшли торган бердәнбер махсус юл транспорты төренә – метрополитенга карата күзәтчелек башкара», – дип хәбәр итте Радик Зыятдинов.
Радик Зыятдинов дәүләт контролен тормышка ашырганда профилактик чаралар турындагы тәҗрибә белән уртаклашты.