«ГранаТ - Стан Инжиниринг» ҖЧҖ үзйөрешле машиналар тикшерелде

2022 елның 30 сентябре, җомга

«ГранаТ-стан Инжиниринг» ҖЧҖ филиалында оешманың вәкиле белән трактор тагылмалары һәм үзйөрешле техника шассиындагы вагон-йортларга техник карау үткәрелде.

Карап тикшерүгә 9 берәмлек техника тәкъдим ителде, шуларның 9ы да техник карауны уңышлы узды. Тикшерү вакытында документлар, янгын сүндерү чаралары, тышкы яктылык приборлары, саклау трослары, йөреп китмәсен өчен тәгәрмәчләрне терәтеп торучы терәкләр һ.б. булуына игътибар бирелде.

Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык техника да техник карау узу турында таныклык алачак.

Дмитрий Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International