Кайбыч муниципаль районында үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны теркәү

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Эш планы нигезендә, үзйөрешле машиналарның хуҗалары гаризасы буенча, теркәлү өчен үзйөрешле техника аның номер агрегатларына туры килү-килмәве буенча күчмә тикшерүләр уздырыла. Техниканы дәүләт теркәвенә алу техника хуҗасының теркәлү урынына яки урнашу урыны кайда булуына карамастан, Россия Федерациясенең бер субъекты чикләрендә техника хуҗасының мөрәҗәгать итү урыны буенча дәүләт техник күзәтчелек органы тарафыннан башкарыла. М 12 автоюлын төзү белән шөгыльләнә торган "ИНВЕСТКАПИТАЛ" төзелеш компаниясе" ҖЧҖ чылбырлы яңа кранны һәм лизинг нигезендә алынган компрессор җайланмалы ике тагылманы карауга тәкъдим итте.

М.Н. Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International