ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Рәшит Кирамов техник карау уздырды..

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздыру графигы нигезендә, «ГАЗПРОМ ТРАНСГАЗ КАЗАНЬ» ҖЧҖ  «БУГУЛЬМАГАЗ» ЭҖИ техник карау уздырылды.

Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге узган атнада үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләү барышында имин куллануны контрольдә тоту буенча күчмә рейд үткәрде.

Предприятиеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, башкарыла торган эшләрнең үзкыйммәтен киметү, техникадан максималь файдалана алу максатларында иске техниканы яңартып, заманча, ышанычлы һәм энергиягә бай техника сатып ала.

Чүпрәле муниципаль районы  «Лысов В.А.» крестьян-фермер хуҗалыгында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник яктан тикшерү үткәрелде. Тикшерүгә барлыгы 3 берәмлек техника тәкъдим ителде.


16
сентябрь, 2022 ел
җомга

2022 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк, ул Нурлат шәһәре, Пушкин ур., 46 йорт адресы буенча урнашкан.

Киләсе сезонга техниканы әзерләүнең төп элементларының берсе һәм техниканы куллану озынлыгын арттыру шарты – кышкы чорда үзйөрешле техниканы дөрес саклауны оештыру.

2022 елның 15 сентябрендә, Питрәч муниципаль районында үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарны һәм тагылмаларны техник карап чыгу графигы нигезендә, «Карьер» ҖЧҖдә төзелеш ташы һәм известь оны чыгару белән шөгыльләнүче сәнәгать предприятиеләренә карый торган техникага техник тикшерү үткәрелде.

Дәүләт техник күзәтчелек органнары үткәрә торган тикшерүләр үзйөрешле техниканы һәм арбаларны куллану кагыйдәләрен бозу турында сөйли.

Балтач муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International