«ГАЗПРОМ ТРАНСГАЗ КАЗАНЬ» ҖЧҖ «БУГУЛЬМАГАЗ» ЭҖИ техник карау уздырылды

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздыру графигы нигезендә, «ГАЗПРОМ ТРАНСГАЗ КАЗАНЬ» ҖЧҖ  «БУГУЛЬМАГАЗ» ЭҖИ техник карау уздырылды.

Техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча барысына да техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International