Актаныш муниципаль районында хуҗалыкларны карау

2022 елның 16 сентябре, җомга

Киләсе сезонга техниканы әзерләүнең төп элементларының берсе һәм техниканы куллану озынлыгын арттыру шарты – кышкы чорда үзйөрешле техниканы дөрес саклауны оештыру. Ул запас частьләргә ремонт циклына ихтыяҗны билгеләү өчен тулы дефектовкаларны уздыруны да, барлык булган техниканы таләпләргә туры китереп, озак вакытлы саклауга куюны да үз эченә ала. Актаныш районының күп хуҗалыкларында бу юнәлештә планлы эш башлаганнар. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге тарафыннан бу атнада авыл хуҗалыгы предприятиеләренең машина-трактор паркларында көзге-кышкы ремонт эшләрен оештыруда белгечләргә консультатив ярдәм күрсәтү максатында хуҗалыкларда йөреп чыгулар оештырылды.

И.М.Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International