Нурлат муниципаль районында тракторлар тикшерелде

2022 елның 16 сентябре, җомга

Дәүләт техник күзәтчелек органнары үткәрә торган тикшерүләр үзйөрешле техниканы һәм арбаларны куллану кагыйдәләрен бозу турында сөйли. Аталган техника хуҗалары тарафыннан билгеләнгән срокларда теркәүгә куелмый, техник карауга тапшырылмый, әлеге категория машиналары белән эш итүче затларның моңа тиешле документлары юк.

Нурлат муниципаль районында дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү барышында тикшерү үткәрелде. Тикшерүне уздырганда түбәндәгеләргә махсус игътибар бирелә:

- машиналарны теркәү кагыйдәләренең үтәлешенә;

- техник карауны вакытында уздыруга;

- тиешле рөхсәт категориясе белән йөртүчедә таныклык булуына;

- машиналарның теркәлү белешмәләренә туры килү-килмәвенә.

- техник төзеклеккә.

Ачыкланган бозулар буенча бер күрсәтмә бирелде.

 

Д.Ю.Кудряшов – Нурлат муниципаль районының баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International