Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге узган атнада үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләү барышында имин куллануны контрольдә тоту буенча күчмә рейд үткәрде.
Рейдның максаты – хокук бозуларны профилактикалау, әлеге техника катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары санын киметү.
Рейд барышында тугыз берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча куркынычсыз эксплуатацияне бозган өчен штраф салып, өч административ эш төзелде.
Фәнис Бакиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.