Предприятиеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, башкарыла торган эшләрнең үзкыйммәтен киметү, техникадан максималь файдалана алу максатларында иске техниканы яңартып, заманча, ышанычлы һәм энергиягә бай техника сатып ала. Яңа үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар сатып алынды, шулардан: 3 берәмлеге – төрле маркалы трактор, 2 ашлык җыю комбайны һәм 3 тагылма.
Узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлеге номерлы агрегатларга туры килү-килмәү буенча яңа техниканы карады, теркәү өчен тиешле документларны кабул итте.
А.Н.Петухов – ТР Әлки муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.