Чүпрәле муниципаль районы «Лысов В.А.» крестьян-фермер хуҗалыгында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник яктан тикшерү үткәрелде. Тикшерүгә барлыгы 3 берәмлек техника тәкъдим ителде.
Техник карау йомгаклары буенча анализ ясалды, тәүлекнең караңгы вакытында тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды.
«Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль законны саклап һәм вәкаләтләр нигезендә фермер хуҗалыгы башлыгына чәчү, туфрак эшкәртү машиналарын саклауга ярдәм күрсәтү максатларында консультация бирелде.
Илдар Шәйхатдаров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.