Яңа Чишмә муниципаль районында – техник карау

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 21 сентябрендә ШЭ В.А.Попков техникасына тикшерү уздырылды, анда барлыгы 10 берәмлек техника бар иде, аларның 7 берәмлеге хәзерге вакытта туңга сөрү буенча Яңа Чишмә һәм якын-тирә районнарның авыл хуҗалыгы формированиеләренә хезмәт күрсәтә торган «энергиягә бай» тракторлар.

Тикшерү барышында теркәү документлары, техник торыш, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән тәэмин ителеш, тракторчы-машинист таныклыкларының булуы тикшерелде.

Шунысы игътибарга лаек, барлык тракторларның да чыгару еллары төрле, ә алар исә яңа гына завод конвейерыннан төшкән кебек, тиешенчә әзерләнгәннәр иде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык тракторларга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.  

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International