ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 1 июленнән ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2019 елның 24 июнендәге "Хосусый зат" профилактик операциясен уздыру турында" 01-05/132-пр номерлы боерыгы нигезендә Сарман муниципаль районында профилактик рейдлар узды.

19 июльдә, республика конкурсы кысаларында, комиссия Нурлат районы хуҗалыкларында техниканың  2019 елгы урып-җыю эшләренә әзерлеген бәяләде.

2019 нчы елның 18 нче июлендә Саба муниципаль районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында ашлык җыю комбайннарының, транспорт чараларының, ындыр табагы җиһазларының һәм ашлык киптерү җайланмаларының 2019 нчы елгы бөртекле культуралар уңышын җыеп алуга һәм агрегатларның туфракны төп эшкәртүгә әзерлеген тикшерү буенча смотр-конкурс узды.

2019 елның 19 июлендә Тирсә авылында, "Агрофирма-Агрыз" ҖЧҖ базасында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 10.07.2019 ел, №140/2-пр боерыгы нигезендә агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча конкурс үткәрү турында муниципаль районнарда 15 июльдән башлап конкурслар үткәрелә.


19
июль, 2019 ел
җомга

2019 елның 18 июлендә Казан шәһәренең "РИАН үзәге" ҖЧҖ базасында "А1", "А2 " категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.

2019 елның 15 июлендә Татарстан Республикасында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында бөртек җыю комбайннары паркының, транспорт чараларының һәм ындыр табак җиһазларының бөртекле культуралар уңышын җыеп алуга һәм агрегатларның туфракны төп эшкәртү өчен әзерлеге буенча конкурс үткәрелә.

2019 елның 18 июлендә Чирмешән муниципаль районында махсус комиссия техниканың киләсе уракка һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлеген тикшерде.

2019 елның 18 июлендә Биектау муниципаль районында район хуҗалыклары арасында үткәрелә торган урып-җыю эшләренә әзерлек кысаларында урып-җыю комплексының эшкә әзерлеген кабул итү узды.

18 июль көнне Актаныш муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында үткәрелә торган конкурс кысаларында 2019 елга урып-җыю эшләренә һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча бөртек җыю комбайннарын кабул итү узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International