2019 елның 15 июлендә Татарстан Республикасында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында бөртек җыю комбайннары паркының, транспорт чараларының һәм ындыр табак җиһазларының бөртекле культуралар уңышын җыеп алуга һәм агрегатларның туфракны төп эшкәртү өчен әзерлеге буенча конкурс үткәрелә. 2019 елның 17 июлендә "Татагрохим" ААҖ генераль директоры урынбасары И.М.Әфләтүнов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы Е.Г.Разбитнов, Тәтеш муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.А.Садриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты В.А.Видманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Н.С.Кудряшов һәм Тәтеш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы С.А.Балантаев, шулай ук хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм белгечләре катнашындагы комиссия 8 хуҗалыкта 2019 елгы уңышны җыеп алуга әзерлек барышын тикшерде. Ашлык җыю техникасының әзерлеге, туфракны төп эшкәртү өчен агрегатларның булу-булмавы тикшерелде, шулай ук ындыр табагы җиһазларының әзерлеге тикшерелде. Шулай ук һәр хуҗалыкта ирекле янгын дружинасы булу-булмавы да тикшерелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен бәяләде, беренче урынны "Авангард" ҖЧҖ һәм "Колос" ҖЧҖ бүлеште, икенче урынны "Маяк" ҖЧҖ алды һәм өченче урында – "Новая Заря" ҖЧҖ.
Сергей Балантаев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.