Казан шәһәренең "РИАН үзәге" ҖЧҖ имтиханнар узды

2019 елның 19 июле, җомга

2019 елның 18 июлендә Казан шәһәренең "РИАН үзәге" ҖЧҖ базасында "А1", "А2 " категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу буенча сынау тапшыруга 24 кеше кертелде. Шулардан теория өлешен 18 кеше уңышлы тапшырды һәм имтиханның гамәли өлешенә кертелде, аны 16 кеше тапшырды. Сынауны уңышлы тапшырган студентлар барысы да тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

 М.Р.Әхмәтҗанов – бүлек башлыгы – Казан шәһәре буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International