Актаныш муниципаль районында ашлык җыю комбайннарын кабул итү

2019 елның 19 июле, җомга

18 июль көнне Актаныш муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында үткәрелә торган конкурс кысаларында 2019 елга урып-җыю эшләренә һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча бөртек җыю комбайннарын кабул итү узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм Россельхозцентр белгечләре 8 ноктада булдылар, анда районның 90 артык бөртек җыю комбайны күрсәтелде. Куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү, хезмәт сагы, куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү, механизаторларны матди стимуллаштыру шартлары өлешендә ашлык җыю комбайннарының әзерлек торышы тикшерелде. Барлык комбайннар буенча да эш төеннәренең торышы тикшерелде, басу аша уздырып, герметиклыкка каралды. Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 50 баллы система буенча бәяләде. Беренче урынны "Чишмә" ҖЧҖ алды, шулай ук Нур Баян исемендәге ҖЧҖ, "Ташкын" ҖЧҖ, "Башак" ҖЧҖ, "Таң" ҖЧҖ, "Наратлы" ҖЧҖ һәм "Әнәк" а/ф ҖЧҖ хуҗалыклары да уңай яктан билгеләп үтелде.

И.М.Хәкимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International