Татарстан Республикасының көнбатыш зонасында (Яшел Үзән, Чүпрәле муниципаль районнары) хуҗалыкларның урып-җыюга әзерлеге тикшерелде

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча конкурс үткәрү турында муниципаль районнарда 15 июльдән башлап конкурслар үткәрелә. 19 июльдә Яшел Үзән муниципаль районының агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә ашлык җыю техникасының әзерлеге тикшерелде. Комиссия эшендә Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Конкурс барышында техниканың техник әзерлегенә, шулай ук хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә, техникадан куркынычсыз файдалануны оештыруга төп игътибар бирелде. Нәтиҗәдә тикшерелгән барлык хуҗалыклар буенча бәяләү баллары билгеләнде һәм конкурс үткәрү беркетмәсе нигезендә призлы урыннар билгеләнде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урында – "ВЗП Заволжья" ҖЧҖ, икенче урында – "Тауиле" АХҖК, өченче урында – "Күгәй" АХҖК.

Мансур Мөхәммәтҗанов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

           2019 елның 18 июлендә Чүпрәле муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары катнашында урып-җыю комбайннарының урып-җыюга әзерлеге буенча конкурс үткәрелде. 6 оешма һәм 6 крестьян-фермер хуҗалыгы үз техникаларын әзерлек сызыгына тезеп куйды. "Татаагрохим" ААҖ генераль директоры урынбасары Әфләтүнов И.М., Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа мунициципаль районы бүлеге башлыгы Е.Г.Разбитнов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге башлыгы И.И.Шәйхатдаров катнашындагы комиссия җиде зонада урып-җыю техникасының әзерлеген бәяләде. Барлык участокларда да район башлыгы М.Р. Гафаров катнашты һәм чыгыш ясады. Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия һәр хуҗалыкта ашлык җыю комбайннарының әзерлек дәрәҗәсен уңай һәм баллар системасы буенча бәяләде. Иң күп – 50шәр баллны "Чынлы" ҖЧҖ һәм "Ак Барс Чүпрәле" ҖЧҖ хуҗалыклары туплады.

 

Илдар Шәйхатдаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International