2019 елның 18 июлендә Чирмешән муниципаль районында КДАУ ЮҺБ ФДБМУ гомуми инженерлык дисциплиналары кафедрасы доценты Г.В.Пикмуллин, "РСЦ" ФДБУ Татарстан Республикасы буенча баш инженеры Р.Р.Зарипов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы М.З.Гатин, район авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру һәм электрлаштыру буенча консультанты Р.Р.Нәзыйров, җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы И.Н.Гатауллин һәм Чирмешән муниципаль районы буенча техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.Т.Сәлахов катнашындагы махсус комиссия техниканың киләсе уракка һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлеген тикшерде. Тикшерү барышында янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырылуга, комбайннарның төзеклегенә, техник карау узу турында таныклыклар булуга, механизаторларның документлары һәм махсус киемнәре булуга, ашлык складларының, киптергечләрнең һәм үлчәү техникасының әзерлегенә, янгын сүндерү һәм ашлык ташу өчен техника булуга һәм аларның әзерлегенә, шулай ук туфракны төп эшкәртү техникасы булуга игътибар бирелде. Тулаем алганда, барлык хуҗалыклар да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән, бәяләү нәтиҗәләре буенча беренче урын "Чирмешәнагро" ҖЧҖ һәм "Агро-Фирма Кутеминкая" ҖЧҖ хуҗалыкларына бирелде, икенче урында – "Әккәрәй" ҖЧҖ, өченчедә – "Био-Агро" ҖЧҖ.
Илнур Сәлахов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.