2019 елның 22 августында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең "Комбайн-2019" профилактик операциясен үткәрү турында" 2019 елның 29 июлендәге 01-05/170-пр номерлы боерыгы нигезендә Зәй муниципаль районында рейд узды.
22 августта Арча муниципаль районында, "Комбайн" операциясе кысаларында, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча һәм Әтнә муниципаль районнары буенча дәүләт инженер-инспекторлары Г.Г.Касыймов һәм Р.К.Сабиров катнашында уртак рейд уздырылды.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгының 29.07.2019 ел, № 01-05/170пр боерыгы нигезендә, 2019 елның 5-30 август көннәрендә шартлы рәвештә "Комбайн операциясе" дигән үзара тикшерү буенча уртак рейдлар уздырылачак.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итте.
Урып-җыю эшләре вакытында ашлык җыю техникасын саклауны, имин эксплуатацияләүне тәэмин итү, хокук бозуларны профилактикалау максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә, Минзәлә муниципаль районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге тарафыннан шартлы рәвештә "Комбайн операциясе" дигән үзара тикшерү уздырылды.
2019 елның 22 августында "ЦПК-Татнефть" өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесенең Алабуга филиалы автомәктәбе базасында "АІ" категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
Буа муниципаль районындагы икмәк кырларын караганда рус поэзиясенең атаклы классигы Н.А. Некрасов шигырендә язылганча: "Авылда урак тулы кызган мәлдә..." юллары искә төшә, биредә туры мәгънәсендә кызу урак өсте бара.
Биектау районы территориясендә ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эксплуатацияләү максатларында "Комбайн" операциясе бара, юридик затларда һәм физик затларда булган комбайннар тикшерелә.
2019 елның 21 августында Әгерҗе муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе инспекторы К.В.Гыймазов ЮХИДИ инспекторы А.А.Әхмәтшин белән берлектә рейд үткәрде.
21 августта Әтнә муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә һәм Арча районнары буенча инженер-инспекторлары Р.К.Сабиров һәм Г.Г.Касыймов "Комбайн" профилактик операциясе кысаларында уртак рейд үткәрде.