22 августта Арча муниципаль районында, "Комбайн" операциясе кысаларында, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча һәм Әтнә муниципаль районнары буенча дәүләт инженер-инспекторлары Г.Г.Касыймов һәм Р.К.Сабиров катнашында уртак рейд уздырылды. "Игенче" АФ ҖЧҖ, "Тукай" ҖЧҖ, "Ак Барс" агрокомплексы" ҖЧҖ комбайннары тикшерелде. Янгын сүндерү чаралары һәм медицина аптечкалары булуга, тавыш сигналларының, тышкы яктырту приборларының төзеклегенә аерым игътибар бирелде. Теркәлү документлары, техник тикшерүне узу турында таныклыклар һәм механизатор таныклыкларының булу-булмавын тикшерелде. Барлыгы 22 комбайн тикшерелде. Ачыкланган бозулар буенча вазыйфаи затларга, җитешсезлекләрне бетерү вакытын күрсәтеп, 3 күрсәтмә бирелде.
Г.Г.Касыймов – бүлек җитәкчесе – Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.