Минзәлә муниципаль районында урып-җыю эшләре вакытында ашлык җыю комбайннарының сакланышы һәм төзеклеге хакында

2019 елның 23 августы, җомга

Урып-җыю эшләре вакытында ашлык җыю техникасын саклауны, имин эксплуатацияләүне тәэмин итү, хокук бозуларны профилактикалау максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә, Минзәлә муниципаль районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге тарафыннан шартлы рәвештә "Комбайн операциясе" дигән үзара тикшерү уздырылды. Басуларда эксплуатацияләнгән вакытта ашлык җыю комбайннарына тикшерү үткәрелде, түбәндәге мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде:

  1. Дәүләт номеры тамгасы, теркәү турында таныклык, рөхсәт категориясе белән таныклык, рөхсәт талоны булу-булмауга;
  2. Комплектлылыкка: ут сүндергечләр, аптечка, сулы фляга, көрәк, лом, сәнәк, киез;
  3. Тавыш һәм яктырту приборларының булуына һәм төзеклегенә;
  4. Чисталыкка, ягулык, май аккан урыннарның булмавына;

  АСК хуҗалыклары комбайннары янгын сүндерү җайланмалары белән тәэмин ителгән, шулай ук комбайннар отряды составына янгын сүндерү савытлары булган  техника кертелгән.  Механизаторларның рөхсәт категорияле таныклыклары бар, комбайннарның чисталыгы, төзек булуы, көндәлек техник хезмәт күрсәтү – алар тырышлыгы. Ашлык җыю комбайннарын эксплуатацияләгәндә хокук бозулар хуҗалык итүнең кече рәвешләрендә ачыкланды. Фермер хуҗалыклары башлыклары билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән техникадан файдалана, катлаулы техника белән идарә итүгә тракторчы-машинист таныклыгы булмаган затлар кертелә икән. Ачыкланган хокук бозулар буенча кисәтү чыгарып, ике административ беркетмә төзелде, ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча әңгәмәләр һәм аңлатмалар үткәрелде.

 

Р.М.Гыйльманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International