Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итте. Кабул итү барышында гражданнар түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итте: үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәвенә алу турында, уку процессын оештыру турында, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү турында. Мөрәҗәгать итүчеләр үз сорауларына аңлатмалар алды.