"Буа игенчеләре аяз көннәрне кулдан ычкындырмый…"

2019 елның 23 августы, җомга

Буа муниципаль районындагы икмәк кырларын караганда рус поэзиясенең атаклы классигы Н.А. Некрасов шигырендә язылганча: "Авылда урак тулы кызган мәлдә..." юллары искә төшә, биредә туры мәгънәсендә кызу урак өсте бара. Агымдагы елда җирле аграрийлар бөртекле культураларны җыеп алуга тулысынча әзерләнгән. Быел һәр аяз көн алтын бәһасенә тиң, шуңа күрә дә Буа игенчеләре бу көннәрне мөмкин булганча күбрәк файдаланып калырга ашыга. Бу район хуҗалыкларында бөртекле культураларны җыю дустанә һәм килешеп алып барыла. Яхшы җайга салынган һәм тулысынча грамоталы механизаторлар белән комплектланган комбайннар, бер-бер артлы диярлек кыйммәтле уңышны җыйнап ала, әмма шул ук вакытта башкарылган эшләрнең иминлеге турында да онытмаска кирәк.  Моның өчен, шулай ук оператив контроль максатында, ел саен үткәрелә торган "Комбайн" профилактик операциясе кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа территориаль бүлеге даими рәвештә кырларга чыгып тора. Бу рейдлар барышында, тикшерүне объектив бәяләү өчен, авыл хуҗалыгы формированиеләренең хезмәт сагы һәм техник куркынычсызлык белгечләре җәлеп ителә. Әлеге тикшерүләрнең төп басымы ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эксплуатацияләүгә һәм аларга бәхетсезлек очракларына юл куймауга юнәлтелгән. Хәзерге вакытта рейдлар барышында 13 берәмлек ашлык җыю техникасы тикшерелде, 4 хокук бозу очрагы ачыкланды, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча ике вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылды, шулай ук аларга җитешсезлекләрне бетерү турында ике күрсәтмә бирелде. 

 

 Е.Г.Разбитнов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International