Алабуга муниципаль районы "ЦПК-ТАТНЕФТЬ" ӨҺБ ХМУ автомәктәбендә имтихан булды

2019 елның 23 августы, җомга

2019 елның 22 августында "ЦПК-Татнефть" өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесенең Алабуга филиалы автомәктәбе базасында "АІ" категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алуга 10 кеше кертелде, алар арасыннан 8 кеше теория өлешен уңышлы тапшырды, гамәли өлешне "А1" категориясендәге автотранспорт чараларын йөртүче" һөнәри белем программасы буенча әзерлек узган 8 кеше тапшырды. Сынауны уңышлы тапшырган студентлар әлеге категория буенча тракторчы-машинист таныклыгын алачак.

 

Марсель Шияпов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International