Биектау районы территориясендә ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эксплуатацияләү максатларында "Комбайн" операциясе бара, юридик затларда һәм физик затларда булган комбайннар тикшерелә. Теркәү документларына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булуга, техник карау узу турында таныклыкка, янгын сүндерү чараларының, шәхси саклану чараларының, ут приборларының, тормоз системасының һәм руль идарәсенең төзеклегенә, янгын сүндерү таләпләренә җавап бирүенә аерым игътибар бирелә.
Операция башланганнан бирле 35 ашлык җыю комбайны тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча, бетерү срокларын күрсәтеп, күрсәтмәләр бирелде.
Рәшит Гарипов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.