21 августта Әтнә муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә һәм Арча районнары буенча инженер-инспекторлары Р.К.Сабиров һәм Г.Г.Касыймов "Комбайн" профилактик операциясе кысаларында уртак рейд үткәрде. Хуҗалыкларда комбайннарның янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителеше, әйләнүче механизмнарның саклык күннәре булуы, ут һәм тавыш сигнализациясе приборларының төзеклеге, шулай ук теркәү документлары, механизатор таныклыклары һәм техник карау узу таныклыклары каралды, техниканың янып китүен, бәхетсезлек очракларын һәм имгәнүләрне булдырмау чараларын үтәүгә аерым игътибар бирелде.
"Кушар" АХҖК, Ф.Галиев ис. АХҖК, Ленин ис. АХҖК хуҗалыкларындагы техника тикшерелде. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 2 күрсәтмә бирелде һәм кисәтү чыгару белән 1 беркетмә төзелде.
Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.