2019 елның 21 августында Әгерҗе муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе инспекторы К.В.Гыймазов ЮХИДИ инспекторы А.А.Әхмәтшин белән берлектә рейд үткәрде. Операция барышында "Агрофирма-Агрыз" ҖЧҖ, "Назар" ҖЧҖ һәм "Сарсак-Омга" ҖЧҖ кырларында эшләүче комбайннар тикшерелде. Куркынычсызлык техникасы чараларын үтәүгә, беренчел янгын сүндерү чаралары булу-булмавына һәм төзеклегенә аерым игътибар бирелде. Яхшы яктан шунысын билгеләп үтәргә кирәк: барлык хуҗалыкларда да кыр эшләре янгын сүндерү автомобильләренең кизү торуы белән оештырылган.
9 комбайн тикшерелде, ачыкланган хокук бозулар буенча хуҗалыклар инженерларына 3 күрсәтмә бирелде.
Камил Гыймазов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.