Зәй муниципаль районында – "Комбайн" профилактик операциясе

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

2019 елның 22 августында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең "Комбайн-2019" профилактик операциясен үткәрү турында" 2019 елның 29 июлендәге 01-05/170-пр номерлы боерыгы нигезендә Зәй муниципаль районында рейд узды. Рейд вакытында теркәлү документлары, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы, техник карау узу турында таныклык, медицина аптечкалары, янгын сүндерү чаралары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. 18 комбайн тикшерелде, административ хокук бозу турында 1 беркетмә төзелде, 3 күрсәтмә бирелде.

В.Г.Гончаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International