2019 елның 16 декабреннән 30 декабренә кадәр теркәлмәгән техниканы, техниканы исерек хәлдә эксплуатацияләү очракларын ачыклау, билгеләнгән үрнәктәге тракторчы-машинист таныклыгы булмаган очракларны ачыклау максатыннан "Кар чанасы" ("Снегоход") профилактик операциясе үткәрелә.
2019 елның 19 декабрендә Чирмешән муниципаль районында "ГРИЦ" АҖ базасында кар машиналарына техник карау уздырылды.
2019 елның 18 декабрендә "Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы" ДАҺБУ базасында үзйөрешле машиналарны ышанычлы файдалану, юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм "В", "С", "Д", "Е" категорияләре буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга гамәли идарә итү буенча сынау уздырылды.
2019 елның 18 декабрендә Әгерҗе муниципаль районының "Иминлек" ҖЧҖендә "А1" категориясендәге моточаралар һәм "В", "С" категориясендәге техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.
2019 елның 17 декабрендә Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы администрациясенең аппарат киңәшмәсендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре бүлеге башлыгы В.Г.Гончаров бүлекнең 2019 елдагы эшчәнлеге һәм 2020 елга эш планнары турында чыгыш ясады.
2019 елның 17 декабрендә "Кадрлар әзерләү буенча төбәк укыту үзәге" өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесенең автомәктәп базасында "В", "С" категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машинист таныклыгын алуга 25 кеше кертелде.
2019 елның 17 декабрендә Бөгелмә аграр көллияте базасында "АІ", "В", "С", "Д", "Е" категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.
Анда ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, агрохолдинглар һәм республиканың эре хуҗалыклары җитәкчеләре һәм баш инженерлары, дилер һәм сервис хезмәтләре җитәкчеләре, ремонт предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Агымдагы елның 16 декабрендә "С, Д, Е" категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына чираттагы имтихан уздырылды. Ул Буа ветеринария техникумы базасында узды.
15 нчы декабрьдә Кукмара шәһәренең "ДОСААФ" Кукмара автомәктәбе" һөнәри белем бирү мәктәбе базасында "AI" категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.